Иске Җирекледә агачлар утырттылар
Иске Җирекле авылында «Буыннар аллеясы» дип аталган игелекле акция узды. Авыл халкы Сабантуй мәйданы территориясен яшелләндерү эшендә булды.
Иске Җирекле авылында зур бердәмлек үрнәге булган «Буыннар аллеясы» акциясе оештырылды. Чараның максаты — Сабантуй мәйданын матурлау һәм төзекләндерү. Агач үсентеләре белән авылдашларны Иосиф Катков махсус тәэмин иткән.

Акция нәтиҗәле һәм югары дәрәҗәдә узды. Авыл халкы белән бергә Тукай районы депутаты Иван Виссарионов та агачлар утыртты. Бу яшел аллея киләчәктә матур бер урынга әйләнәчәк: дип хәбәр итә безгә Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова.

Фото: Гөлназ Зариповадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев