Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Дөреш волонтерлары хәрбиләргә өй токмачы әзерләде

Иске Дөреш авыл клубында янәдән эш кайнай. Бу юлы биредәге битараф булмаган өлкәннәр һәм яшьләр авылдашлары — Ватан сакчылары өчен өй токмачы әзерләү максатыннан җыелды.

Волонтерлар үз куллары белән җәелгән һәм киселгән токмачның хәрбиләр өчен гади ризык кына түгел, ә туган яктан килгән зур сәлам, җылылык һәм кайгыртучанлык билгесе булуын яхшы аңлый.

Чарада катнашучылар һәр камыр кисәгенә үзләренең игелекле теләкләрен һәм догаларын салды. Сыйфатлы, сыналган рецепт буенча ясалган бу күчтәнәч тиз арада фронт сызыгындагы егетләргә озатылачак. Авылдашлар бердәмлеге һәм аларның фидакарь хезмәте җиңүгә кече булса да зур өлеш кертә. Хәрби рух һәм туган йорт тәмнәре сакчыларыбызга яңа көч бирәчәк, ди волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев