Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул сөйли һәм күрсәтә

Хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучы якташларына туры эфир аша искеабдуллылар концерт күрсәтте.

Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән  санала. Егет кешенең хәрби хезмәттә булуы– ныклыкка сынауны үтү ул. Иске Абдул мәдәният йортында “Өй жылысын тоегыз” дип аталган авылыбыз үзешчәннәре әзерләнгән хәйрия концерты булды.

Бәйрәм фойедан ук башланды. Килгән кунакларны “зур куян” каршы алды, аның белән фотога төштеләр, гармунчылар сыздырып уйнап тордылар, татар халык җырлары яңгырады, биюләр башланып китте. Уң якта халкыбызның милли бизәкләрен чагылдырган күргәзмә, сул якта өстәлдә төрле елларда Армия сафларында хезмәт иткән егетләребезнең фото альбомнары куелган.

Коцертны нәфис сүз остасы, бик күп шигырьләр авторы Алия Исламова белән татар халкының күп уен коралларында оста уйнаучы, жырчы Дамир Исламов алып барды. Авылыбыз жырчылары Чулпан Сафина, Рөстәм Әхмәтханов, Сөмбел Мөнәвирова, Айзирә Бәхтиева, Ләйсән Галиева, Динара Галиева, “Асылъяр” коллективы кызлары -егетләре, баянчыбыз Мирзаһит Нәҗмиев, биюче-Әминә, Камилә Исламовалар үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Иң дулкынландырган мизгелләр егетләребезнең интернент  аша килеп ирешкән чыгышлары, Әфган сугышы ветераннарының егетләребезгә биргән киңәшләре , әйткән теләкләре булды. Егетләребез концертны  туры эфирдан карап бардылар.

-Хәлләрегез ничек, нинди ярдәм кирәк, нәрсәләр кирәк?,- дигән сорауга Гарфетдинов Ильвирның  жавабы менә нинди булды .

-Безнең жиңүгә ышаныч кирәк. Чөнки бу жиңү безнең белән генә булмаячак, ул бөтен халык белән булачак.Әти-әниләр, хатыннар, балалар көче белән жыелган жиңү. Иң зур көч-өйдә сине кемдер көтә, сиңа өметләнә, менә шуны белү- исән-имин һәртөрле хәлдән чыгарга ярдәм итә. Шушы девиз белән алга атлап барабыз  хәзерге минутта, -диде ул.

Концертка кергэн барлык акча хәрби операциядә катнашучы үзебезнең егетләргә һуманитар ярдәм буларак тапшырылды. Аларга туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Кәүсәрия Ситдыйкова, Иске Абдул авылы.

/Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев