Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул авылында митинг узды

15 февраль көнне Иске Абдул авылында Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгару көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Сугыш хәрәкәтләрендә үз башларын салган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янына район хакимияте вәкилләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатлар, яу кырында ятып калган солдатларның якын туганнары, укытучылар, мәктәп балалары һәм барлык авыл халкы җыелды.

Чараны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ачып җибәрде:

- Әлеге чара ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп, мәңгелек булып калган батыр солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәгән кыю йөрәкле ир-егетләребезгә багышлана. Ул вакытта алган тән һәм җан яралары шул көннәрнең үткәненә бер истәлек булсын. Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Аннары бирегә җыелганнар алдында Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев чыгыш ясады.

- Моннан нәкъ 28 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, соңгы Совет гаскәрләре Әфган дәүләте территориясеннән чыгарылды. Ун елга якын сузылган сугышка, ниһаять, нокта куелды. Әлеге көн, чыннан да, хәтердән чыкмас көнгә әверелде. Ил алдындагы бурычын ахырга кадәр намус белән үтәгән, чит җирләрдә һәлак булган, яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Ватан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын. Кадерле ветераннар, сезгә Россия Федерациясенең Кораллы көчләре теләсә нинди шартларда, теләсә нинди хәрби бурычларны үтәүне ышандыра ала, - диде ул.

Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов та бар иде. Яу кырыенда ятып калган, тән җәрәхәтләреннән үлгәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Алга таба кайнар нокталарда хезмәт иткәндә гомере өзелгән, мәңге яшь булып калган солдатлар, туган җиргә кайтып та сәламәтлекләрен югалтып, вакытсыз гомерләре өзелгән егетләр истәлегенә венок-чәчәкләр куелды.

Аннан соң тантаналы чара мәдәният йортында дәвам итте. Мәдәният йортының сәхнәсендә хәрби-патриотик хәрәкәт ветераннарына, активистларына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук Иске Абдул авылы мәдәният йортында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музейга берничә экспонат тапшырылды.

Ватанга лаеклы уллар, кызлар тәрбияләүне күздә тотып, районда сентябрь аенда «Яшь армиячеләр» дип исемләнгән хәрби-патриотик хәрәкәт старт алган иде. Биредә «Яшь армиячеләр» отряды сафларына кергән укучылар яшь армиячеләр антын кабул иттеләр.

Шулай ук тамашачылар алдында районыбызда узган хәрби-патриотик җырлар бәйгесендә җиңү яулаучылар чыгыш ясады. Алар солдат әниләрен, барлык җыелганнарны хәрби тематика белән бәйле җырлар белән сөендерделәр.

Ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгәннәрне истә тоту - безнең вөҗдан эше. Тынычлыкны саклау, яңа сугышларга юл куймаслык кыюлык, солдатларның үлемсез батырлыгы, аналар газабы халыкның сүнмәс хәтерендә торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев