Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк мәктәбенә планшет кайтты

ТР Президенты өйләрендә компьютерлары булмаган балаларга барлыгы 30 миллион сумнан артыграк суммага 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул иткән иде. Планшетлар мәгариф идарәләре җитәкчеләренә җибәрелеп, бу атнада мәктәп директорлары аша балаларга тапшырыла.

Тукай районына бер планшет кайтты. Ул Иштирәк мәктәбе балансына куела. Район мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин 15 апрель көнне планшетны мәктәп директоры Юрий Васильевка тапшырды. Директор белдергәнчә, әлеге әсбап 9 нчы сыйныфта укучы Раил Әхмәтвәлиека бирелә. Раил планшеттан төп дәүләт имтиханнарын тапшырганчы файдаланачак. 
Аз керемле гаиләләрдәге балаларга өйдән торып уку өчен шартлар тудыруга һәркайсыбыз хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала. Моның өчен үз мәктәбеңә компьютерлар, ноутбук, смартфон, гаджетлар тапшырырга, интернет-трафик өчен түләргә була. Акциягә иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, шәхси затлар кушылган да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев