Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк авылында спектакль үтте

Иштирәк авыл җирлегендә әниләргә багышлап, райондашыбыз - язучы Рәзинә Сәетгәрәеваның «Тылсымлы төн» спектакле сәхнәләштереп күрсәтелде. Сәхнә үзенә тылсымлы йолдызлары белән тартып тора. Җитәкчеләре, режиссер Гүзәл Һадиева «Тамчы» балалар театры белән тамашачыны нәрсә белән шаккатырыр икән, дип җыелган халык зарыгып спектакль башлануын көтә. Ниһаять тылсымлы көй ишетелә, сәхнәгә геройлар чыга. Болытларга...

Иштирәк авыл җирлегендә әниләргә багышлап, райондашыбыз - язучы Рәзинә Сәетгәрәеваның «Тылсымлы төн» спектакле сәхнәләштереп күрсәтелде. Сәхнә үзенә тылсымлы йолдызлары белән тартып тора. Җитәкчеләре, режиссер Гүзәл Һадиева «Тамчы» балалар театры белән тамашачыны нәрсә белән шаккатырыр икән, дип җыелган халык зарыгып спектакль башлануын көтә. Ниһаять тылсымлы көй ишетелә, сәхнәгә геройлар чыга. Болытларга утырып «йолдызлар» нәрсәгәдер әзерләнә. Бүген тылсымлы төн икән бит, барлык хыяллар чынга аша торган төн. Җирдә дә, күк йөзендә дә бу төнне зарыгып көтәләр. Ә балаларның теләкләре төрледән-төрле: компьютер кирәк, уенчык кирәк, ә бер баланың бу матур дөньяны үз күзләре белән күрәсе килә, аның курыкмыйча җиргә басып йөрисе, башка балалар кебек йөгереп уйныйсы килә. Аның иң изге теләге шул. Сәхнәдә һәр герой үзенең ролен җиренә җиткереп тамашачының йөрәгенә үтәргә тырышып уйный. Сукыр малайның күрә башлавы, балаларның: «Тормышның кадерен белегез», дип ялваруы, тамашачының күңел кылларына кагыла. Бу турыда аларның күз яшьләре сөйли. Рәзинә Сәетгәрәева премьерага үзе дә килгән иде, аның да рәхмәтләре күз яшьсез була алмады.

Ә тамашачыларны фойега чыгуга бәйрәм өстәле каршы алды. Буш фойедан үтеп мул табынлы өстәл алдына чыгу - алар өчен сюрприз булды. Өстәл авыл советы җирлеге һәм кунакларның күчтәнәчләреннән сыгылып тора иде. Тәмләп чәй эчеп, спектакльне тагын бер кат күңелдән үткәрде килгән кунаклар. Шушы спектакль белән әниләребезгә рәхмәтебезне җиткерә алган булсак, без бик шатбыз.

Моннан тыш әниләрне хөрмәтләп, Иштирәк авылы җирлегенә караган Аулаш авылында да матур кичә узды. Күп бәйрәмнәрдә үзенең йортын сәхнә урынына тәкъдим иткән Рая апа Фокееваның өе гөрләп тора иде бу көнне, өстәлләр муллыктан сыгыла, Аулаш апалары үзара сөйләшеп утыралар. Мин бу авыл халкы турында: «Эшли дә белә, бәйрәм итә дә белә», - диясем килә. Нинди генә бәйрәм булмасын староста Дуся апа, депутат, фельдшер Ирина апа эндәшүгә алар һәрвакыт әзер. Бәлки алар элеккеге клуб булган вакытларны сагынып, безгә, мәдәният йортлары булган авылларга, шул йортларның кадерен белергә өйрәтәләрдер. Бәйрәм итәргә дип килгән бер апа да бүләксез китмәде бу көнне. Котлаулар, тәмле ризыклар, мәдәният хезмәткәрләре оештырган кызыклы уеннар - бөтенесе бергә истә калырлык бәйрәм булды, дип хәбәр итә безгә Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева.

Фото Гөлсинә Жиляева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев