Яңалыклар

Исерекләрне ачыклаячаклар

17 январь көнне сәгать иртәнге 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Водозабор юлының 10нчы километрында, Кече Шилнә авылы янында, ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыга.

Алар исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклаячаклар. Быел инде алкоголь кулланган килеш машина йөрткән 4 йөртүче тоткарланган. Шулардан бер очрак 11 январь көнне Иске Җирекле авылында теркәлгән. 18 яшьлек егетнең организмында 0,456 мг/л алкоголь ачыкланган.
Узган ел исә исерек килеш руль артына утырган 154 йөртүче тоткарланган булган
.  

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев