Яңалыклар

Исерек йөртүче аркасында тагын һәлакәт

29 августта Яр Чаллы – Водозабор юлының 12нче километрында  ВАЗ-21102 машинасы Киа-Оптима автомобиленә бәрелә.

ЮХИДИ хезмәтенә шалтыраткач, икенче автомобильнең йөртүчесе ВАЗ-21102 руле артында утырган ир-атның исерек булуы турында әйтә. Яр Чаллы наркология диспансерында үткәрелгән тикшерү 56 яшьлек әлеге ир-атның чыннан алкоголь кулланган булуын күрсәтә. Аның автомобиле штрафстоянкага җибәрелә, үзе исә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк һәм 30 мең штраф түләячәк. 
 


Нет комментариев