Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исеме яшәргә өмет, алга атларга көч бирә

Районыбызның Калмаш авылы егете Ленар Шәмсиевның якты рухына багышлап тормыш иптәше Лилия бик җылы язма җибәргән. Анда эчкерсез мәхәббәт тә, татар ир егетләренең батырлыгы да, уңганлыгы да, кешелеклеге дә ачык чагыла.

Без – бер авыл балалары

– Ленар белән без бер авылдан, Тукай районы Калмаш авылыннан булсак та, 2012 елның кышында гына үзебезнен авыл клубында якыннан аралашып киттек. Ул мине үзенең буй-сыны белән үзенә каратты, янында гел шундый көчле гәүдәле, кыю, көчле рухлы кешене күз ал- дыма китерә идем. Ленар үзе туры сүзле булса да, күңеле чиста, кешелекле иде. Беркайчанда кешене рәнҗетәм, дип каршы сүз әйтмәде, ләкин шул ук вакытта үз фикерен әйтеп, үз сүзендә тора белде. Кемгәдер ярарга тырышып әйткәненнән кире кайтмый иде, ул гел гаделлек яклы булды. Беркайчан да кеше турында ямьсез сүз әйтеп, гайбәт сөйләгәнне яратмады, кеше сүзе белән яшәмәде.

Матур гына ике ел очрашып йөргәч, без Ленар белән 2014 елда никах укытып, матур итеп туй ясадык. Яшьтән үк бик тырыш, барсында үзе булдырып таба иде, туй чыгымнарын да үз өстенә алды.

2018 елда кызыбыз Амелия дөньяга килде, Ленарның сөенүе эченә сыймады. Балаларыбыз булуны ул миннән дә ныграк теләде, күп бала, зур гаилә булуын телим, дип әле соңгы көннәрендә дә язган иде. Кызыбызны бик яратты, эштән кайтып шундук аның белән уйнарга, шаярырга тотына иде, кызыбыз нәрсә тели шуны алды. Хәрби операциягә киткәндә: Амелия синең белән кала, мин анын өчен тыныч, син аны бер кайчан да үпкәләтергә бирмәячәксең, ләкин ул нәрсә тели барсында ал, дип мина әйтеп калдырды. Амелия дә әтисен бик ярата, бик нык сагына, әтисен күктә дип белә, кайтыр, дип көтә. “Кызым, әтиең әле озак кайтмый, ул да сине сагына, аңа үпкәләмә ул безне күреп ишетеп тора, эшләре күп, әлегә кайта алмый,” дип тынычландырырга тырышам. Амелия көндә әтисе белән сөйләшә, уенчыкларын, рәсемнәрен күрсәтә, фотосын сорап алып үбә, кочаклый.

Ленар гаиләсе дип, Амелия белән минем өчен, диеп тырышып яшәде. Акча табып материаллар кайтартып, көч түгеп яңа өебезне күтәрде. Сугышлар бетеп бу жәйгә кайтып булса, өйгә чыгарбыз, дип хыялланган идек.

Ир-егетнең асылы иде...

Ленар гел алдынгы булырга тырышты, куп укыды, куп чараларда катнашты, хәзер өйдәге диплом, сертификат, грамоталарын карап шаккатып утырам, кайчан барсынада җитешкән ул.

КАМАЗ автомобиль заводында 14 ел эшләде, мастер вазыйфасында иде. Эшендә дә гел мактау сүзләре әйтеп, рәхмәт хатлары биреп тордылар. Завод Сабантуе, яшьләр көне, барлык спорт чаралары ярышлары берсе дә аннан башка узмый иде. Кул көрәштерү, гер күтәрү спорты буенча ярышларда катнашып, җиңүче булды. «Ударная десятка» дигән турнирда һәр елны катнашып, заводта беренчелекне алып килде, һәр елны Мәскәүгә ил күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашырга очты. Ел буена эштә, төшке аш вакытында спортзалда тренировкаларны калдырмады, ярышка барырга әзерләнә иде. 2021 елда «Ударная десятка» турнирында төбәгебез чемпионы булып кайтты, 2022 елның кышында да барырга тиеш иде, ләкин ул хәрби операциягә китте.

Ленар авылга кемнәргәдер повестка килгән дигәч, эштән кайтышлый сельсоветка кергән, миңа юк әле, дип кайтты. Икенче көнне Равия Касимовна шалтыратты, Ленар сиңа повестка килгән, диде.

Яллардан соң повесткасын кереп алды, чакырган датага түгел, шул ук көнне киттек хәрби комиссариатка, үзе белән акча да алды, мине 99% алып китәләр, кайтышлый кибетләрга керәм, җыена башлыйм, дип барды. Военкоматта Автомобиль заводында эшләгәч бронь бирделәр, мин моңа бик сөенеп өйгә кайттым. Ләкин өйгә кайткач Ленар уйлана башлады, күпме егетләр китә, безнең энекәшләр кебек яшь малайлар, аларга ярдәм кирәк, бөтенебез качып ятсак нәрсә була инде, мин барырга тиеш диде. Бик күп уйлады, интернеттан сугыш турында укый, видеолар карый башлады, мин китермен инде диде.

Мин чынлап китер, дип уйламадым, ләкин, ул инде китәм, дип хәбәр биргән, мина аны җибәргәч кенә әйтте, военкоматка үзе әллә ничә тапкыр барып белешеп торды, соңгысында 26 нчы октябрьда инструктажга чакырдылар, дип кайтты, ләкин алдагы көнне тагын барып, хәрби билетын калдырып, 26сы китергә сөйләшеп кайткан, күпме үгетләсәмдә китмәскә, дип, кире уйламасын белеп ризалаштым. Алла бирса, исән-сау кайтыр, дип тынычландырдым үземе.

Йөрәгем һәрвакыт сезнең белән

Казанда вакытта разведротны сайладым, дип хәбәр бирде. Казанга ял саен янына барып йөрдек. Үзе дә кайтып китте, шул кайтуында саубуллашкан кебек бөтен якын дуслар, туганнар белән күрешеп чыгарга тырышты. 17 нче декабрьда Казаннан озаттык, анда да бөтенебезнең кәефен күтәреп биеп, көлдерергә тырышты. Мин үлергә китмим, кайтам дисә дә, үзенең дә эче пошты бугай. Телефоннан да нык бул, минсез яшәргә өйрән, мин булмасам нишләрсең, дигән сүзләр әйтте. Мине ялгыз калгач ничек яшәргә өйрәтте, аңлатты, тыңлыйсым килмәсә дә, мин бит сугышта, дөнья хәлен белеп булмый тыңла диде. Балабызны сакла, мин аларны бик нык яратам, әнинең хәлен белеп тор, ташлама диде. Синсез авыр, борчылам дигәч, әз генә түз, мин кайткач, сезне башка тормыш көтә, йөрәгем һәрвакыт сезнең белән, диде. Хәрби операция зонасыннан шалтыратканда бердә зарланмады, һәрвакыт бар да яхшы була, борчылма диде, миңа язган соңгы сүзе дә шул булды.

Кайтты даның туган җиреңә

29 нчы апрельдә үзебезнең Калмаш авылы урта мәктәбендә Ленар Шамсиевны искә алу кичәсен оештырдылар. Мәктәп директоры Айрат Салаватовичка рәхмәт. Ленарны җирләгән көнне алар Диләрә Хамитовна һәм коллективлары белән хәлебезне белештеләр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга.

Тукай районы башлыгы Камаев Фаил Мисбаховичка һәм Гөлназ Раисовнага да рәхмәтеме белдерәм. Ленарны бик тиз арада кайтартып, мөселманча җирләү мөмкинлекләре тудырдыгыз. Шулай ук авыл башлыгы Фердинат Василовичка да рәхмәтеме әйтәсем килә. Ленарны алып кайтып җирләу вакытында тоткарыклар булмасын өчен авыл урамнарын кардан чистарттырып торды. Безнен гаиләгә булган игътибарыгыз өчен, Ленарны онытмыйчы хөрмәт иткәнегез өчен аеруча зур рәхмәт сезгә!

Ике як туганнарга, дусларга, Ленарнын дусларына, эшләгән коллективына, классташ егет-кызларына гел хәлләрне белешеп торган өчен барыгызгада рәхмәт! Кичәгә килгән кунакларга, авыл халкына бик зур рәхмәт, Ленарымны онытмыйчы, зурлап килгәнегез өчен!

Ленар эшләгән Автомобиль заводында да бу елны Ленар истәлегенә спорт ярышлары үткәрелде, җинүчегә Ленар исемендәге кубок бирелде, бу турнир Ленарны искә алып һәр елны уздырылачак диделәр. Рәхмәт аларга. Ленарымнын рухы шат булып ятсын!

Ленарымнын исеме яшәсә, мин яшичәкмен, ул миңа яшәргә өмет, алга атларга көч бирә! Алдагы тормышта балаларым (туасы сабыебыз да) әтиләрен белеп, горурланып үсерләр Алла бирса!

Лилия Шәмсиева, Калмаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев