Иртәгә Чаллыда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак
Яңалыклар

Иртәгә Чаллыда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак

Иртәгә, 13 августта, Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы үтәчәк. Чара «Мастеровые» Рус драма театрында узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел киңәшмәнең төп темасы — «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка». Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашыр дип көтелә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев