19 март көнне кичке 8 сәгать 30 минуттан 9 сәгать 30 минутка кадәр «Җир сәгате» акциясе уздырыла. Әлеге акция ел саен мартның азагында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра. Акциядә катнашучыларга бер...
19 март көнне кичке 8 сәгать 30 минуттан 9 сәгать 30 минутка кадәр «Җир сәгате» акциясе уздырыла. Әлеге акция ел саен мартның азагында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра. Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.
Нет комментариев