Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәкләрнең кушып җылысын

Илдә өлешчә мобилизация башланганнан бирле, махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләребезгә район кешеләре хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр. Төрле авыл җирлекләрендә яшәүче хатын-кызлар, апа-әбиләр кичләрен җыелып оекбаш, бияләй бәйли, башка кирәк-ярагын җыеп җибәрә, хәлләреннән килгәнчә алар барын да эшләргә тырыша.

Редакциябезгә бу хакта хатлар, хәбәрләр килеп кенә тора. Әйтик шундый хатның берсен даими хәбәрчебез, Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева язган. Үткән атнаның сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә Кенәз авыл җирлегендә яшәүчеләр окоп шәмнәре ясаганнар. «Җирлегебездә яшәүчеләрнең олысы да кечесе дә махсус операциядә катнашучы егетләребез өчен махсус окоп шәмнәре ясады. Ир-егетләребезгә исән-имин булуларын, туган якларына тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез,» – дип язган Тамара ханым хатында. 

Сәет авылында яшәүчеләр дә әлеге кирәкле эштән читтә калмаганнар. Шул авылда гомер итүче, ветераннар советы рәисе Гөлсинә Гәрәйшина да авылдашларының башкарган эшләре турында язып чыккан. «Һәркайсыбыз мөмкинлегеннән килгәнчә булышырга тырышты. Әйтик, Мулланур һәм Минзира Салиховлар 28 оекбаш, 25 яңа, 2 – бәйләнгән бияләйләр, 5 мең сумлык эш перчаткалары тапшырдылар. Раушания Гарифуллина 10лап пар бияләй бәйләде. Балалары да носкилар, башлыклар китерделәр. Кызы Ләйсирә әнисе белән 5 мең сум акча бирделәр. Ул акчага Айсылу Габдрахманова җепләр сатып алып кайтты. Шул җепләрдән исә Алия Бадыйкова, Әлфия Абдуллина, Нәфисә Искәндәрова, Рузилә Сәхәбиева, Айсылу Габдрахманова, Флүрә Мөхәметдинова, Рәхилә Фазлыева оекбашын, бияләен бәйләделәр. Муса һәм Миләүшә Гафаровлар да ир-егетләребезгә дип носкилар сатып алдылар, Хәниф, Әлфинур Сәләхетдиновлар шулай ук оекбашлар, перчаткалар алып бирделәр. Шундый ук әйберләр белән Мөнәвир һәм Флүрә Мөхәметдиновлар дә ярдәм итте. Зәлфия Хәйруллина шулай ук оекбаш, бияләйләр бәйләп кертте. Сәлимә апа Шәмсетдинованың кызы Халисә ак челтәрләр тапшырды. Үземдә булган челтәрләр белән бергә аларны Новотроицкое авылына илттек. Анда шул челтәрләрдән танкларга маскировка челтәрләре эшләп бирделәр. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә дип носкилар тапшырган Гөлия Вәлиева, Тәнзилә Хаҗиева, Рәзилә Фәрдиева һәм бияләйләр бәйләгән һәм бәйләүче Зөләйха Рәкыйповада әлеге кирәкле эшкә үзләреннән өлеш керттеләр,» – дип, Гөлсинә ханым матур эчтәлекле язма алып килгән. 

Иске Байлар авылында да авыл хатын-кызлары мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен оекбашлар бәйләгәннәр.  

«Авылыбыз бик зур булмасада ,авыл халкы авыр чакта ярдәм кулы сузып, шатлыкта – шатланып яши белә. Мәчет өлкәннәре белән берлектә , киңәшләшеп эшлибез. Үткән елның октябрендә Иске Байлар авыл мәчетендә Мәүлед бәйрәмен үткәргәндә : «Әйдәгез мобилизацияләнгән ир-егетләребез өчен йон оекбашлар бәйли башлыйк,» – дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Апалар шунда ризалыкларын бирделәр. Аннары, озак тотмый эшкә дә керештек. Бу эш өчен Фатих Шәйхетдиновлар гаиләсе безгә бушлай сарык йоны бирде. Гәүхәрия Хәмәдиева, Гөлнур Хәмәдиева, Гөлүсә Шияпова, Гәмбәрия Кашапова йон язуда катнашты. Шулай ук Гайфеев Нәҗип абый каба ясап бирде. Йон оекбаш әзер булганчы бик куп эш башкарырга кирәк. Ә Мөслимә апа Әшрапова, Сәгыйдә апа Зәкиева бәйләүне башлап җибәрер өчен өйләреннән әзер йомгаклар алып тоште. Иң өлкән апаларыбыз:  Сәгыйдә Зәкиева, Мөслимә Әшрапова, Флүрә Гәрәева, Фатыйма Абзалова, Кәүсәрия Гәйфиева, Гөлнәзирә Зәкиевалар йон җегерләүдә булды. Мәхмүдә Сабирҗнова, Люзия Салихова, Лидия Шәфигуллина, Мәүзилә Галиева, Дамира Фәхриева, Флүзә Галимуллина, Лайсина Авзалова, Наилә Шәйхетдинова, Гөлфия Рәхимова исә йон оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр.

Без шулай шимбә, якшәмбе көнненнән башка, һәр көн җыелабыз. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына бераз туктап тордык, хәзер менә тагын шул эшебезгә кире кайттык. 10-октябрдән 24 январьгә кадәр барлыгы 25 йон оекбаш, 15 бияләй бәйләдек. Мәчет өлкәннәре 5 мең сумлык кирәк-яраклар, авыл халкыннан 16 мең 300 сум акча җыеп, шуңа ир-егетләребез өчен кирәкле әйберләр сатып алынды. Шул әйберләрне районга да, мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә дә тапшырдык. Шулай ук Күзкәй мәктәбе, рус теле һәм рус әдәбияте укытучысы Майя Рәшид кызы Поллыевага да мөрәҗәгать иттем – хат язуда булышты. Ул хатларны оекбашлар эченә салып җибәрдек.Оекбашлар эчендә хатлар җибәрдек.

Мин авылдашларыма,мәдәният йортына килүче апаларга, һәркайсына зур рәхмәт. Гуманитар ярдәмне алга таба да дәвам итәрбез дип ышанып калабыз, » – дип матур эчтәлекле хат язып җибәргән безгә Иске Байлар авылының клуб мөдире Наилә Шәйхетдинова. 

Райондашларыбызның шундый киң күңелле булулары, ихластан ярдәм итәргә тырышулары горурланырлык та, иксез-чиксез рәхмәт сүзләренә лаек. Аларга эшләрендә уңышлар, изге гамәлләренең савабын күрергә язсын дип теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев