«Йөрәк җылысы һәр эшләнмәдә»
Көчле кешеләр өчен йомшак ярдәм – шундый девиз белән укучылар һәм ата-аналар махсус операция сугышчылары өчен 3 көн мендәр тектеләр.
Шилнәбаш урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Екатерина Червякова көзге каникуллар чорында «Золотые руки ангела» дигән патриотик чара уздырды. Анда мәктәп укучылары гына түгел, ата-аналар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә госпитальдә тернәкләнүче махсус хәрби операциядә катнашкан яралы сугышчыларга мендәр тегү өчен катнаштылар.
Көчле кешеләр өчен йомшак ярдәм – шундый девиз белән укучылар һәм ата-аналар махсус операция сугышчылары өчен 3 көн мендәр тектеләр.
Мәктәп коллективы соравы буенча Шилнәбаш авылында мендәр ясау өчен кирәк-яраклар җыю акциясе уздырылды. Авыл халкы синтепон, поролон һәм тукыма тутырылган дистәләгән пакетлар җыйдылар.
Укучыларның әниләре Надежда Бораева Надежда һәм Ольга Хлопунова кызларга мендәр өлгесе һәм тегү буенча мастер-класс үткәрделәр. Тегү процессында иң катлаулы этап — мендәр өлгесе. Тукыманы ювелир һәм төгәл итеп кисәргә кирәк, артык калдыкларсыз һәр тукыма кисәген әрәм итмичә.
Өч көн дәвамында мәктәптә эш кайнады. Шушы кыска вакыт эчендә балалар 50 мендәр тектеләр. Һәм аларны безнең сугышчыларыбызга госпитальгә җибәрергә әзерләп тә куйдылар.

7 класс укучылары: «Мендәр теккәндә без сугышчыларыбыз, яклаучыларыбыз турында уйлый уйлый эшләдек. Аларга безнең мендәрләр тынычлык, уңайлы булсын дип тырыштык. Урамда вакытыны сарыф иткәнче мендәр тегү күпкә кирәгерәктер»
Һәр мендәр - уңайлык кына түгел, ә сугышчыларга аларны өйдә көтүләрен искә төшерүдәдер ул. Волонтерлар эшләнмәләрнең билгеләнешен дә аңлата: «Бу мендәрләр җиңел. Аларны үзең белән дә йөртергә була, аларга тез белән таянырга яки баш астына куярга мөмкин»
Сугышчылар үзләре дә волонтерлар кулы белән ясалган мендәрдә ял итү алар өчен өйдә булу белән бер дип сөйлиләр. Тик менә мондый эшләнмәләр хәрби хәрәкәтләр зонасында озак сакланмый. Шуңа күрә солдатлар яңа «йомшак ярдәм» партиясенә һәрвакыт шат.
Балаларыбызга — тырышлыклары һәм сизгер йөрәкләре өчен, әти — әниләребезгә —зирәк үгет-нәсыйхәтләре һәм ярдәмнәре өчен, Шилнәбаш авылына - берләшеп чын могҗизалар эшли алуыбыз өчен ихлас рәхмәт. Сезнең ярдәмегез тынычлыгыбызны саклаучыларны җылытсын һәм көч бирсен.
Шилнәбаш урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Екатерина Червякова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев