Йөрәк һәм күңел кушуы буенча ярдәм итәләр
Алмаз Нургалиевның исемен һәр сугышчы беләдер.
Сез «волонтер» сүзен ишеткәч, беренче булып нинди образ күз алдыгызга килә? Бәлки, бу риясыз рәвештә башкаларга ярдәм итәргә, уртак бәхет хакына үз вакытын һәм көчен корбан итәргә әзер кеше образыдыр. Әмма бу төшенчә артында – сайлау, принцип, ә кайчак чын батырлык ята.
Бу бигрәк тә үз теләкләре белән куркыныч зоналарга йөк, медикаментлар яки аңа бик нык мохтаҗ булганнарга ярдәм китерү өчен китүчеләрдә ачык күренә. Махсус операция зонасында хезмәт иткән хәрбиләргә ярдәм итүче волонтер – ул гуманитар миссиядә катнашучы гына түгел.
Мондый кешеләрне бу эшкә нәрсә этәрә соң? Бурыч хисе, кызгану яки авыр шартларда да кеше булып калу мөһим булуына тирән ышанумы?
Безнең бүгенге герой – өч бала атасы, кайгыртучан тормыш иптәше, яхшы ул һәм дус Алмаз Нургалиев турында сөйләргә телибез. Безнең район волонтеры, аның исемен һәр сугышчы белә торгандыр.
– Алмаз, иң төп сорау! Ни өчен сез волонтер булырга һәм нәкъ менә алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итәргә карар кылдыгыз?
– Без МХО зонасында хезмәт иткән егетләребезгә ярдәм итә башлаганда «волонтер» дигән сүзне белми идек тә. Беренче сәфәр Илназ Вилдановның (Кенәз авыл җирлеге башлыгы) энесенә посылка тапшыру өчен булды.
– Беренче сәфәрегез сезгә ничек тәэсир итте? Бу мөһим эшне дәвам итәргә кирәк дигән уйлар килдеме?
– Сәфәр үзе миңа әллә ни йогынты ясамады. Иң мөһиме, егетләребез белән танышу, алар белән дуслашу, ешрак күрешү, ярдәм итү иде.
– Алмаз, сер булмаса, якыннарыгыз сезнең мондый сәфәрләрегезгә ничек карый?
– Башта алар минем анда ни өчен барганымны бөтенләй аңламадылар. Аннары инде барысы да ияләште, артык сораулар бирми башладылар. Кайчак алар минем «актив» кәефтә икәнемне үзләре дә сизәләр һәм шунда ук аңлыйлар: тиздән тагын китәчәк.
– Гуманитар йөк ничек җыела?
– Барысы да бик гади: егетләр иң кирәклесен сорап язалар. Аннары аны район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, предприятиеләр, җирле халык эшкәртә. Төяү көнен билгелиләр.
– Хәрбиләрнең көтелмәгән кирәкле әйберләр сораганы булдымы?
– Беренче айларда бөтенесен дә алып бардык. Хәзер катгый рәвештә заявкалар буенча җыябыз. Кемдер окоп шәмнәренә шатлана, ә кемдер мунча себерке яки суыткыч сорый! (Көлә.) Кайчагында пешекче тепловизорга, ә машина йөртүче суыткычка заказ бирә. Хәзерге вакытта нәрсә мөһимрәк икәнен аңлатырга туры килә. Чыннан да нәрсә кирәклеген төгәл аңларга кирәк.
– Алмаз, ә сез гуманитар ярдәм илткәндә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәсез? Нинди кыенлыклар белән очрашасыз?
– Куркынычсызлык – беренче урында. Барысын да уйлыйбыз: контактлар, җыю нокталары, урынны тикшерү, броня, корал... Һәр сәфәрдән соң – бер-ике көн ял, ә аннары яңадан хәзерлек. Гәрчә өч атна әзерләнсәң дә, сәфәр үзе нибары 7 көн вакыт ала. Ләкин барысы да төгәл үтә.
- Хәрбиләрнең кайсы сүзләре яки тарихлары аеруча истә калды?
– Бу вакыйгалар уйларыбызда, йөрәгебездә һәм күңелебездә кала. Алар... бик авыр. Ләкин алар турында сөйләмәү яхшырак.
– Алмаз, хәрбиләр сезне ничек каршы ала?
- Һәрвакыт җылы! Озак юлдан соң ял итү урыны бирәләр, ашаталар. Менә, мәсәлән, Илназ белән безнең «Воха» исемле дустыбыз бар. 2014 елдан бирле сугышта. Элек килү турында алдан хәбәр итә идек, ә хәзер сюрприз ясыйбыз. Безне күрсә, шунда ук хатынына: «татарлар килде!» дип кычкыра. (Көлә.) Тагын «Барс»тан Макс бар, Леха 1999 елдан бирле Ватанны саклауда. Соңгы сәфәрләрдә анда яшәдек: каршы ала, ашата, урын әзерли. Һәм беләсезме нәрсә? «Воха» безнең яктан, Макс Краснодар, Леха Волгоград өлкәсеннән. Ә безнең өчен алар барысы да үзебезнекеләр. (Пауза.) Менә шундый мизгелләр хакына йөрибез дә.
– Алмаз соңгы сорау. Сугышчыларыбызга, укучыларыбызга һәм районыбыз халкына сезнең теләкләрегез.
– Барлык егетләребез дә исән-сау кайтсыннар. Яралыларга – тизрәк терелергә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе. Безнең сакчыларга – Ватанны саклаучыларга зур рәхмәт!
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алмаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев