Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернетта кулланучыларның электрон хәбәрләрен ярты ел саклаячаклар

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләрне саклаячак.

1 июльдән башлап Россия кулланучыларының электрон хәбәрләрен алты ай дәвамында саклаячаклар. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте интернетта мәгълүмат таратуны оештыручыларга бу эшне оештырырга күрсәтмә биргән. Алар мәгълүматны саклауны һәм кирәк булган очракта, хокук саклау органнарына билгеләнгән тәртиптә бирүне тәэмин итәчәк. 

Россиядә мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы хәбәрләрне, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләр саклауны расланган кагыйдәләр нигезендә башкарачак.

Әлеге кагыйдәләр челтәрле адрес ярдәмендә теркәлгән яки авторизацияләнгән кулланучыларга кагыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев