Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернатта Сабантуй узды

Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында Сабантуй оештырдылар.

Биредә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева, Тукай районында Россия социаль фондының ТР буенча идарәсе башлыгы Раил Тимербаев, районның үзәк китапханә системасы директоры Гөлназ Шакирова килде. Кунаклар приют каршындагы мәйданчыкта җыелганнарны милли бәйрәм белән чын күңелдән котладылар, сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм оптимизм теләделәр.

Аннары ярышлар һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Әлбәттә, күп кенә өлкәннәрнең сәламәтлек белән проблемалары бар, әмма һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Аларга һәрярышта интернат хезмәткәрләре ярдәм итте, алар җылы сүз белән дә, бергә билгеләнгән дистанцияләрне дә үттеләр, күзне бәйләп чүлмәк ватканда да кайда сугарга кирәклеген әйтеп тордылар, өлкәннәр авызларында кашыкка йомырка салып йөгерүдә яки капчык киеп ярышканда да тәрбиячеләр янәшә йөрделәр. Әби-бабайлар белән бергә уеннар уйнарга «Каенкай» мәктәп яны лагереннан балалар да килгән иде. Алар да барлык конкурсларда актив катнаштылар. Интерната яшәүчеләр балалар игътибарына бик шат булдылар.

Җыр һәм биюсез нинди Сабантуй була инде? Приютта яшәүчеләр майданда үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Мәүлидә Арысланова шигырь сөйләде, Галина Гыйниятуллина халык җырын җырлады, Рафил Галимов татар халык биюен башкарды.

«Бу бәйрәм күпмилләтле республикабызның һәр кешесенең йөрәгенә кадерле. Әтием, абыйларым Рафис һәм Мөдәррис чын көрәшчеләр булдылар, еш кына абсолют батырлар калдылар. Үткән елларны искә төшерәм, күңелемдә шатлык – бүген чын бәйрәм», -дип уртаклашты безнең белә инвалид Илдар Бакиров.

Чара ахырында барысы да ветераннар советыннан алып килгән күчтәнәчләр белән белән бергә зур бакыр самоварда чәй кайнатып эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев