Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Интернат-мәктәптә балаларны яклау көне Сабантуй итеп билгеләп үтелде

Балаларны яклау көнен Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә Сабантуй бәйрәме рәвешендә билгеләп үттеләр. Бу биредә тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй уеннары гына түгел, мәктәп белән өч айга саубуллашу көне дә булды. Ә чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 12 бала тугыз ел дәвамында белем һәм тәрбия алган, инде туган йортларына әйләнгән мәктәпләре белән бөтенләйгә хушлашты.

Нинди генә чара булмасын, биредә ул хәйриячеләр ярдәменнән башка узмый. Әле күптән түгел генә - Соңгы кыңгырау бәйрәмендә - балалар янында шәһәр суды һәм «Камский Сапропель» җәмгыяте вәкилләре булып, үз бүләкләрен тапшырып китсә, бу юлы мәктәпкә кунакка авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, район суды рәисе Радик Зиннәтов, аның ярдәмчесе Ленар Гайфетдинов, район буенча Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Резедә Халикова, бүлектә 20 елдан артык эшләп чыккан ветеран Альберт Вахитов һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Эльмира Нурхәмитова килгәннәр иде.

Башта балаларны һәм бәйрәмгә килгән әти-әниләрне мәктәпнең тамашалар залында тәбрикләделәр, уку елы тәмамлану, балаларны яклау көне белән котладылар. Мәктәп директоры Наил Вәлиев мәктәптә тәрбияләнүчеләргә бүгенге датаның кайчан һәм ничек билгеләнә башлавы, аның тарихы турында сөйләп үтте. Җәйге каникулларны уңышлы үткәрүләрен теләгәннән соң, сүзне килгән кунакларга бирде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов биредә тәрбия алучы балаларга мәктәптә барлык шартлар тудырылуын һәм аларның көннән-көн арта баруын, педагогларның балалар өчен барысын да эшләвен билгеләп үтте. Җәй көне дә аларның йөзенә кызыллык китермичә, балаларның яхшы гына ял итүләрен теләде. Бәйрәм күчтәнәче итеп аларның һәрберсенә туңдырмалар бирде.

Район суды рәисе Радик Зиннәтов җәйнең һәр сабый өчен якты вакыйгаларга бай булуын теләде, каникуллар тагын да файдалы үтсен өчен тугызынчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучыга белемнәрен арттырырга ярдәм итүче китаплар бүләк итте.

Ә район эчке эшләр бүлеге вәкилләре интернатта тәрбияләнүчеләр янына бер зур сумка тәмле күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Резеда Халикова бүлекнең җитәкчелеге, хезмәткәрләре һәм ветераннар советы исеменнән балаларны бүгенге дата белән котлады. «Көтеп алынган бәйрәмегез истә калырлык булсын, җәйләрегез хәвеф-хәтәрләрсез үтсен. Тормыш куркынычсызлыгының барлык кагыйдәләрен үтәгез, юлларда сак йөрегез, хокук тәртибен бозмагыз», - дип үз киңәшләрен бирде ул. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай ук интернат-мәктәпне үз игътибарларыннан читтә калдырмыйлар. Аеруча «Полиция Кыш бабае» бик популяр. Ә балаларны яклау көненә алар әле беренче тапкыр киләләр. Әлеге изге гамәлне традициягә кертергә, сабыйларны үз күчтәнәчләре, бүләкләре белән киләчәктә дә сөендерергә уйлыйлар алар.

Балалар да игелеккә җавапсыз калмадылар. Алар апа-абыйларга олы рәхмәтләрен белдерделәр, аннары шигырьләр һәм җырлар башкардылар.

Соңыннан балалар мәктәптән ерак булмаган болынга Сабан туена китте. Милли бәйрәмдә нинди чаралар үткәрелә, программага барысы да кертелгән иде. Чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә йөгерделәр, башка уен һәм ярышларда да катнаштылар балалар. Тырышлыклары тәмле күчтәнәчләр, башка төр призлар белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев