Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инициатива, шуңа өстәп теләк һәм тырышлык булса, асылда тормышны уңай якка үзгәртергә мөмкин

Узган шимбә Бәтке һәм Круглое Поле авыл җирлекләрендә, бу атнаның сишәмбесендә Теләнче Тамак авылында халык җыеннары узды. Халык былтыргыга караганда күп җыелды. Бу әлеге җирлекләрдә яшәүче кешеләрнең район җитәкчелеге белән очрашуга ышаныч белән каравы, үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү, сорауларына җавап алу теләге турында сөйли.

Бәтке авыл җирлегендә узган җыенда юлны төзекләндерү, үзара салым җыю, чүп контейнерлары мәсьәләләре күтәрелде, суның сыйфатына да дәгъвалар булды. Авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев авыл халкы соравына төпле җавап бирде, биредә күтәрелгән кайбер катлаулы проблемаларны район җитәкчелеге белән бергә хәл итү мөмкинлекләрен эзләргә ышандырды.

Круглое Поле авыл жирлегендә дә кискен мәсьәләләргә туктап үттеләр. Авыл халкының сораулары, нигездә, зәңгәр ягулык кертү мәсьләсе белән бәйле. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева белдерүенчә, кайбер сораулар ай дәвамында уңай хәл ителә торган булса, икенче, өченчеләренә байтак вакыт кирәк. Шулай да, Эльмира Робертовна әйтүенчә, бу эшләрне башкаручы оешмалар белән элемтәгә кереп, алдагы елларда акрынлап хәл итеп булачак. Гомумән, инициатива, шуңа өстәп теләк һәм тырышлык булса, асылда тормышны уңай якка үзгәртергә мөмкин - авыл җирлек башлыкларының төп фикерләре шундый.

Чираттагы җыен Теләнче Тамак авыл җирлегендә булып узды. Биредә узара салым (самообложение - проблемаларны хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча) җыю турында күп кенә фикерләр әйтелде. Авылларыбызда хәл итәсе проблемалар шактый, бюджет акчасы гына бу мәсьәләләрне хәл итүгә җитми. Авыл тормышындагы борчыган мәсьәләләрне бергәләшеп, халык ярдәме белән хәл итәргә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов халыкка мөрәҗәгать итеп, үзара салымны быел 200 сумнан җыюга ризалыкларын бирүне сорады. Рамил Шәрипҗанович әйтүенчә, халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчасы тиененә кадәр максатчан файдаланылачак. Аның нинди максатларда кулланылуы хакында халык алдында хисап тотылачак, шулай ук ТР Финанс министрлыгы да тикшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев