Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы җирлек башлыклары бүләкләнде

Шушы көннәрдә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, бу нәүбәттән авыл җирлекләре җитәкчеләренең эшчәнлеген күрсәтүгә багышланган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Алдынгыларга бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит мөхәммәтшин тапшырды. Әлеге бәйгедә катнашып, "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында малларның баш санын күпләп саклап калган өчен" номинациясендә җиңү яулаган Борды авыл җирлеге башлыгы Роза...

Шушы көннәрдә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, бу нәүбәттән авыл җирлекләре җитәкчеләренең эшчәнлеген күрсәтүгә багышланган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Алдынгыларга бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит мөхәммәтшин тапшырды. Әлеге бәйгедә катнашып, "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында малларның баш санын күпләп саклап калган өчен" номинациясендә җиңү яулаган Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманованы һәм үз җирлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләүче кооперативларны үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнгән Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Хәсән Җәгъфәров бүләкләнде, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Габделхәй Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бњлђклђњ