Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имамнарны берләшергә чакыралар

Бу көннәрдә республикада зур дини чаралар булып узды. 12-13 июньдә Казанда үткән Россия имамнары форумында район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт булып кайтты. «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөфтие Равил Гайнетдинов, Үзәк Диния Нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан бу зур чарада имамнарны берләшергә чакырдылар, исламда радикаль агымнарның таралуына...

Бу көннәрдә республикада зур дини чаралар булып узды. 12-13 июньдә Казанда үткән Россия имамнары форумында район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт булып кайтты. «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөфтие Равил Гайнетдинов, Үзәк Диния Нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан бу зур чарада имамнарны берләшергә чакырдылар, исламда радикаль агымнарның таралуына каршы тору мәсьәләләре буенча сөйләшү булды», - диде безгә Җәүдәт хәзрәт. 14 июньдә ислам дине кабул ителү уңаеннан Изге Болгар җирендә җыен узды. Бу чарага ел саен бик күп халык җыела, быел җыенга 30 меңнән артык кеше килгән. Районнан Җәүдәт хәзрәт җитәкчелегендә 32 остабикә һәм абыстай барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр