Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Илдар Әхмәтов белән бәйле нинди күңелсез хәл булган?

Татар эстрадасы йолдызы, Боерган авылыннан Илдар Әхмәтовның Телеграмдагы шәхси аккаунтын мошенниклар «урлаган» һәм аның исеменнән танышларына акча сорап яза башлаганнар. Блогер Олеся Лесная әлеге хәйләгә эләгә язган һәм социаль челтәрләрдә дусларын игътибарлы булырга чакырган.

Мошенниклар җырчы исеменнән блогерга язып, аннан ашыгыч рәвештә 20 мең сум акча күчерүне сораганнар һәм Россия чигеннән тыш урнашкан "Душанбе сити банк" картасы номерын җибәргәннәр.

Олеся Лесная башта акчаны күчерергә ризалашса да, чит банк исемен күргәч шикләнгән һәм Илдар Әхмәтовның үзенә шалтыраткан.

Җырчы телефон трубкасын алмаса да, блогер бу хәбәрнең ялган икәнен аңлап, мошенникларга акча күчерүдән туктаган һәм башкаларны да уяу булырга чакырган.

Искәртеп узабыз, Илдар Әхмәтов — Татарстанның танылган эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестиваленың ун «Алтын барс» призы иясе.

Фотолар: скрин-шот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев