Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакиров истәлегенә мемореаль такта 

1 октябрьдә – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә Казанда мемореаль такта ачылды.

Мемореаль такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелды. Җырчы бу йортта 1974-2005 елларда яшәгән. Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев