Ике җирлеккә яңа машина бүләк иттеләр
Шушы көннәрдә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына дистәләгән яңа машиналарның ачкычларын тапшырды. Автомобильләр ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңеп чыгучыларга бирелде.
Тукай районыннан мондый бүләккә Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев hәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Әхәтов лаек булды. Тантаналы чарага Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та чакырулы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев