Игътибар, көчле җил бүген дә саклана
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кисәк үзгәрү ихтималы булу турында кисәтә. Бүген, 13, июльдә, Татарстанда яшен, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәюе мөмкин. Урыны белән боз яву ихтималы да бар. "intertat.ru" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүнчә, һава торышының кинәт үзгәрү мөмкинлеге...
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кисәк үзгәрү ихтималы булу турында кисәтә.
Бүген, 13, июльдә, Татарстанда яшен, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәюе мөмкин. Урыны белән боз яву ихтималы да бар. "intertat.ru" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүнчә, һава торышының кинәт үзгәрү мөмкинлеге кичке сәгать 4кә кадәр саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев