Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар – иң мөһиме

«Игелек кыл» марафоныннан соң, оешма-предприятие җитәкчеләре белән беррәттән, район башлыгы Фаил Камаев, декада уңаеннан инвалид балаларга әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырырга дип, авыл җирлекләренә чыкты. Ул Иске Җирекле авылында яшәүче Виктория Ефимова һәм Түбән Суыксу авылында гомер итүче Розалия Камалова, аларның әти-әниләре белән очрашты.   

– Розалиягә хәзер 9 яшь. Ул бик кызыксынучан бала. Мәктәптән атнасына ике тапкыр килүче укытучы Раушания апасы белән дәресләр өйрәнәләр, минем кесә телефоныннан әкиятләр дә тыңларга ярата ул. Аннары, кечкенә уенчык машиналарга исе китә. Шуларны сәгатьләр буе карап утырырга риза, – ди Розалия Камалованың әнисе Гүзәл ханым. 
Районда инвалид балаларны тәрбияләүче әти-әниләрнең барысына да, шул исәптән Камаловлар гаиләсе өчен дә, бүләккә караганда аларның проблемаларына, сорауларына җитәкчеләр тарафыннан игътибар һәм кызыксыну кадерле. Вакыт табып, балаларның күңелен күрергә тырышулары, ярдәм итүләре өчен Гүзәл ханым һәркемгә рәхмәтләрен әйтте. 
 Иске Җирекле авылында яшәүчее 17 яшьлек Виктория Ефимова өчен дә бу көн истәлекле. Ул да кунакларга бик сөенде. 
– Виктория китаплар укырга, музыка тыңларга бик ярата. Аннары аның аерым мәхәббәте – шигырьләр. Өйгә килүче укытучы белән бергәләп шигырьләр ятлыйлар, аннары ул аларны безгә сөйли, – ди инвалид кызның әнисе Наташа. – Безгә шушылай килеп сөенеч бүләк итүләре, балабызның күңелен күрүе йөрәккә май булып ята, – ди ул. 
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев