Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ифтар ашлары – рамазан ае күрке

Ифтар ашлары – рамазан ае күрке, әрвахларыбызны хөрмәтләү, юмартлык, бердәмлек билгесе. 21 апрельдә Тукай муниципаль районы Башлыгы Фаил Мисбахович Камаев үз исеменнән Түбән Суыксу авылында ифтар ашын уздырды, биредә 100 кешегә мул табын әзерләнде.

Мәҗлестә район Башкарма комитеты җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм
хөрмәтле дин әһелләре катнашты. Җыелучыларны сәламләп, район Башлыгы
ураза аеның рухи чистарыну ае булуын билгеләде:
- Ураза аенда без сынау аша узып, җаннарыбызны пакьлибез, дингә һәм
Коръәнгә якынаябыз,  саваплы гамәлләр кылабыз. Барыгызныӊ да тоткан
уразаларыгыз кабул булсын, һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек, күӊел
тынычлыгы телим, – диде җитәкче.
Имам-мөхтәсибнеӊ үтемле вәгазеннән, Коръән аятьләреннән соӊ, ифтар
кунаклары илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылдылар.
Соӊыннан мөселманнар авыз ачтылар һәм намазга бастылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев