Иделдә су күбәя: язгы ташу башлана
Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин Казанда узган брифингта республика сулыкларындагы хәлне һәм язгы ташуга әзерлекне аңлатты.
Хәзерге вакытта Идел елгасының Югары Ослан авылындагы су дәрәҗәсе Балтика системасы буенча 51 метр тәшкил итә. Куйбышев су саклагычы өчен оптималь күрсәткеч 53 метр булса да, министрлык белгечләре хәлне тулысынча контрольдә тота.
«Язгы ташу вакытында безнең төп максатлар — ташу суларын хәвефсез үткәрү һәм җәйге чор өчен кирәкле запасны саклау. Хәзерге вакытта су ташкынын кабул итү өчен безнең запаста тагын 2 метр бар», — диде Азат Зиганшин.
Республикадагы ике зур су саклагычы — Куйбышев һәм Түбән Кама — Идел-Кама каскадының төп агымын көйләүче булып тора. Аларның эш режимы Росводресурслар тарафыннан, Татарстан вәкилләре катнашында ай саен (ташу вакытында — айга 2-3 тапкыр) билгеләнә.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта су саклагычы 6400–6500 кубометр дәрәҗәсендә эшли, бу аның хәвефсез эшләвен тәэмин итә. Министрлык хезмәткәрләре көн саен «Гидрокаскад» программасы ярдәмендә вәзгыятьне күзәтеп бара.
Синоптиклар һәм белгечләр хәбәр иткәнчә, 2 апрельдән су дәрәҗәсе күтәрелә башлаячак.
Мәгълүмат Татар-Информнан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев