Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләр билгеләнде

Районда ел саен авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларда запастагы һәм армиягә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алу, бронь бирүне иң яхшы оештыру һәм үтәү буенча смотр-конкурс уздырыла. Бу елны, бәйге нәтиҗәләре буенча, авыл җирлекләре арасында I урынны Кнәз авыл җирлеге яулады, икенчедә - Круглое Поле авыл җирлеге, III урында Бәтке...

Районда ел саен авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларда запастагы һәм армиягә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алу, бронь бирүне иң яхшы оештыру һәм үтәү буенча смотр-конкурс уздырыла. Бу елны, бәйге нәтиҗәләре буенча, авыл җирлекләре арасында I урынны Кнәз авыл җирлеге яулады, икенчедә - Круглое Поле авыл җирлеге, III урында Бәтке авыл җирлеге. Район оешма һәм предприятиеләр арасында исә беренче өчлеккә «Татавтодор» җәмгыятенең Чаллы филиалы, «Татарстан - коммуналь челтәрләр» һәм Биклән авылының урта мәктәбе калды.

Әлеге смотр-конкурста җиңүчеләрне - хәрби исәпкә алу буенча җаваплы затларны - Мактау грамоталары белән бүләкләү турында район башлыгы Васил Хаҗиев боерыгы чыкты. Авыл җирлекләре буенча I урынга Светлана Багаева (Кнәз авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре) чыкты. II урында - Гөлнара Зиннәтуллина (Круглое Поле авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре), III урын исә Ирина Морозовага (Бәтке авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре) бирелде.

Оешмалар буенча үткәрелгән бәйгедә I урынга Лариса Баранова («Татавтодор» җәмгыятенең кадрлар бүлеге башлыгы) лаек дип табылды. II урында Рәмилә Газизова («Татарстан - коммуналь челтәрләр» оешмасы кадрлар буенча белгече) калды. III урын Лилия Латыйпова (Биклән авылының урта мәктәбе кадрлар буенча белгече) бирелде, дип хәбәр итә район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Рәмилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев