Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүче билгеле!

Газетабызда һәм сайтыбызда барган “Бер мәхәббәт тарихы” дигән иҗадый эшләр конкурсы тәмам.

Укучыларыбыздан килгән язмаларга сайтыбызда тавыш бирү юлы белән җиңүчене ачыкладык.
Боерган авылыннан Гөлфия Әһлиеваның “Һаваларда оча ике аккош” язмасы бик күпләрнең йөрәкләрен тетрәткән, самими хисләренә кагылган. Язма 118 тавыш җыйды.Гөлфия Әһлиеваны җиңүе белән котлыйбыз! Редакция призы- сарык йоныннан ясалган йомышак юрганны баш мөхәрриребез Рөстәм Мөнәвир улы Зәкиев аның кызы Фәйрүзәгә тапшырды.
Шулай ук район ЗАГС бүлеге әзерләгән бүләк иясе Боерганнан Флүзә Сәлимова. Аның “Онытылмас мәхәббәт тарихы” язмасына 27 тавыш бирелде. Флүзә ханымга чәй сервизы бүләк ителде.
Укучыларыбызга газетабызның рус телендә килгән язмалары да бик ошаган. Фәнис Ихсановның мәхәббәт турындагы шигырьләре, Мәрьям Фәйрушинаның “Беренче караштан ул миңа ошамады, Римманың ”Мин аның белән сулыйм”, Алинаның “Сөйгән ярларыгыз белән аерылышмагыз”  язмалары әнә шундыйлардан. Гүзәлия Фаттахова бәйгегә ике гыйбрәтле язма җибҗргән. Аның “Үз бҗхетегезне җибҗрмәгез”, “Соңламадыммы мин?” язмалары уйланырга этәрә. Рәзинә Насыйбуллинаның саф мәхәббәт тарихы турындагы хикәяте бик тэсирле, йотылып укыйсың.
Без бәйгедә катнашкан барлык авторларга да рәхмәт әйтәбез, киләчәктә дә иҗадый бәйләнештә торыйк. 
Укучыларыбыз хөкеменә сайтыбызда чыккан, әммә газетабызда басылмаган язмаларны газетабызның җомга санында тәкъдим итәбез.

/ Мәрьям Фәйрушина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев