Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары билегеләнде

Боерыкка Алексей Песошин кул куйды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Владислав Усановны төбәкнең яшьләр эшләре буенча министры урынбасары итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владислав Усанов 1974 елның 12 ноябрендә Казанда туган. 1997 елда ул В.и. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультетында укуын тәмамлый, шуннан соң аспирантурада белем алуын дәвам итә. Аның хезмәт эшчәнлеге 1997 елда Казанның 91нче урта мәктәбендә башлана, анда ул 2005 елга кадәр тарих укытучысы булып эшли.

2005 елдан Усанов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы системасында төрле вазифалар башкара. Ул белгечтән алып 2023 елда Министрлыкның һөнәри һәм иҗади үзбилгеләнү бүлеге башлыгына кадәр юл үтте. Күпьеллык хезмәте өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтенә, шулай ук берничә ведомство бүләкләренә лаек булды.

Чыганак:КаазанФерст

ФОТО Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев