Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ярыш” авыл хуҗалыгы оешмасы урып-җыю эшләрен тәмамлады

Тукай районы хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып “Ярыш” авыл хуҗалыгы оешмасы урып-җыю эшләрен тәмамлады. Биредә уртача уңыш гектарыннан 48,3 центнерны тәшкил итә. Хуҗалык – 450 гектар мәйданда көзге бодай да чәчте. Район башлыгы Фаил Камаев хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сөенечләре белән уртаклашып, хуҗалыкның уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте.

Гомумән, бүгенге көнгә Тукай районының кыр батырлары урып-җыю мәйданнарының 77,5 процентында эш башкарып, 134 мең 574 тонна икмәкне амбарларга озатты. Эшләр әле алга таба да дәвам итә.
Урып-җыю белән беррәттән туфрак эшкәртү эше дә башланып китте. Бүгенгә җир әзерләү 15 мең гектар мәйданда  башкарылды. Бу эшкәртелергә тиешле мәйданның 25 проценты дигән сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев