14 мартта 15 сәгать 40 минутта дежур пультына Куады авылында йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын нәтиҗәсендә 48 кв.м мәйданлы йорт тулысынча янып бетә һәм 65 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла. Урында һәлак булган ир-атның хатыныда шунда була. Аның сүзләре буенча, алар беренче кышны шәһәрдә яшиләр. Ә 14 мартта авылга хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә килгән булганнар. Йорт тирәсендә йөргәндә ир-ат төтен күреп кала. Шуннан соң ул өйгә кереп китә һәм бүтән чыкмый.
Янгын сәбәбе – электр үткәргечләрнең кыска ялганышы, дип хәбәр итте Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилатика эше бүлеге инспекторы Эльвира Краснова.
Нет комментариев