Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елны күңелле каршылыйк!

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, тиздән елның төп төне җитә һәм курантлар сугачак!

Без укучыларыбыздан бәйрәмне ничек үткәрүләре турында сораштык.


Фәрхәт Әхәтов, пенсионер, Суровка авылы:
-Яңа елны тормыш иптәшем Евдокия Демьяновна белән каршылыйм. Традиция буенча өстәлдә-оливье салаты, шампан шәрабы, мандариннар. Мул табын әзерләмибез, чөнки икенче гыйнварда миңа 74 яшь тула, балалар һәм оныклар киләчәк. Менә шул чакта хатыным өстәлгә милли ризыклар куячак, ул бик тәмле итеп пешерә, аш-суга оста. Ә Яңа ел төнендә без телевизорданхатыным белән татар эстрадасы осталарының концертын карыйбыз.
«Якты юл» газетасы укучыларын якынлашып килүче белән котлыйм! Күңел тынычлыгы һәм нык сәламәтлек телим. Ә журналистларга-иҗади уңышлар. Район газетасын яратабыз, рәхәтләнеп укыйбыз. Анда бары тик позитив, шатлыклы яңалыклар гына бастырылсын!


Фәния Дәүләтшина, пенсионер, Яр Чаллы:
-Тумышым  белән Калмаш авылыннан, озак еллар Чаллыда яшим. Туган авылымда энем Заһит Дәүләтшин гаиләсе белән гомер итә. Аның хатыны Нәкыя дә бик ачык, игелекле, сөйкемле. Алар безнең картайган әтиебез Заһидулланы 11 ел карап-тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Мин-ялгыз кеше, ә туганнарым мине беркайчан да онытмыйлар, бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә чакыралар. Менә быел да Калмашта бәйрәмне каршыларга җыенам. Рәхмәт аларга! Туганнарым Айсылу, Ләйсәния, Булат та бәйрәмгә гаиләләре белән киләчәк.
«Якты юл» газетасы укучыларына барлык теләкләрнең үтәлүен телим, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сәламәт булсын. Ә газетаны укып барам, район, авыл турындагы барлык яңалыкларны беләм.


Светлана Мозаффарова, Тукай районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире:
-Яңа елны мин өйдә улым Бари һәм кызым Реана белән каршы алам. Үтеп баручы елның соңгы көнендә без традиция буенча әтиебезнең туган көнен дә билгеләп үтә идек. Быел беренче тапкыр ансыз гына. Ничек кенә булмасын, әти бу шатлыклы көнне кайгырырга рөхсәт итмәс иде. Яңа ел бәйрәмен-барлык балалар да түземсезлек белән көтә.
Бүген район опека һәм попечительлек секторында 95 бала исәптә тора. Алар өчен мәгариф идарәсе һәм социаль яклау бүлеге бәйрәм чараларын оештыра, һәркем татлы бүләк алачак. Барлык балалар да якыннарының кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән чолгап алынсын, аларның көтеп алынган хыяллары тормышка ашсын.

Лия Мәрдегалләмова сөйләште
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев