Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел алды ярминкәсе булачак

Тукай районы авыл хуҗалыгы коллективлары, фирмерлар, эшмәкәрләр катнашында Яр Чаллының “Төзүче” стадионы янындагы мәйданда 24 декабрь көнне “Яңа ел алды ярминкәсе” узачак.

Биредә районыбызның барлык җирлекләреннән дә килеп сүдә оештырачаклар, бигрәк тә бәйрәм өстәле мул булсын өчен кирәкле ризыклар сатылачак. Каз, үрдәк, сыер ите, балык, сөт ашамлыклары күпләп булачак, ди ярминкәне оештыручылар. Бу ярминкә үзенә күрә ел нәтиҗәләре кебек булачак, тукайлылар үстергән мул уңышны, бодай, ярмалар, он , яшелчә, җиләк –җимешләр дә биредә зур урынны алып торачак. Чарада районыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты да була. Кыскасы бай, матур “Яңа ел алды ярминкәсе”нә чакырып калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев