Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа бакча төзелешендә

Районда мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар һәм башка шундый социаль әһәмияткә ия объектларның төзекләндерелүе, өр-яңадан төзелүе сөенечле күренеш. Үткән атнада без янә шундый төзелеш мәйданчыкларының берсендә булып кайттык.

Новотроицкое авылында 220 балага исәпләнгән балалар бакчасының төзелеш участогы пәнҗешәмбе көнне күңеле техника гөрелтесенә күмелгән иде. Төзелешне башкаручы генераль подрядчы, «Евростиль» җәмгыяте прорабы Илназ Харисов белән без эчкәрәк үтеп, эш барышы белән танышабыз. 
– Әлеге вакытта биредә бинаның диварларын күтәрү эше белән мәшгульбез. Бүгенге көндә биредә 30га якын техника, 80ләп кеше эшли, – дип сөйләде ул. 
Чыннан да, төзелеш мәйданчыгында дистәләгән эшче бер минутта тик тормый: бер ишләре кран төшереп торган кирпечләрне кабул итә, икенчеләре измә ташый, өченчеләре бина диварларын күтәрү белән мәшгуль. «КамАЗ» машиналары да төзелеш мәйданчыгы капкасыннан узып, тегесен-монысын китереп кенә торалар, тракторлар, краннар эшли. 
Булачак балалар бакчасының урнашу урыны да уңайлы. Авыл мәктәбе, мәдәният йорты кебек үк, ул да Новотроицкоеның үзәгендә булачак. Хәзерге вакытта, мәктәп бинасында урнашкан «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, аларның ата-аналары, бакча коллективы өчен әлеге төзелеш күптән көтелгән күңелле вакыйга. 
– Яңа балалар бакчасының файдалануга тапшырылуын мичтән чыккан бәлешне көткән кебек көтәбез. Көн саен шәхсән үзем төзелешкә чыгып, эш барышын карап, күзәтеп йөрим, – ди, балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева. – Әлеге вакытта бездә 144 бала тәрбияләнә һәм электрон чират буенча тагын 125 бала бакчада урын булуын көтә. Бар уңайлыклары булган бинага күчү көнен без генә түгел, мәктәп коллективы да түземсезләнеп көтә.Чөнки, бакча күчкәннән соң яңа классларга, кабинетларга урын бушаячак. Ә авылда ике сменада укучы балалар һәм укытучылар өчен өстәмә бүлмәләрнең булуы бик кирәк, – диде Татьяна Викторовна. 
Төзелеш эшләренә килгәндә, «Евростиль» ҖЧҖе аларны бу елның апрель аеннан башлап җибәргән. Проект буенча әлеге балалар бакчасы ике катлы, бар заман таләпләренә җавап бирүче бина булачак. Биредә җылы идәннәр салына, гомумән, җылылык саклау максатыннан чыгып, махсус төзелеш материаллары кулланыла. Шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңайлыгын кайгыртып, икенче катка менү өчен лифт урнаштыру да каралган. 
– Октябрь урталарына бинаның стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылып бетәргә тиеш. Аннары, төзүчеләр бакчаның эчке эшләргә тотыначаклар, 30 декабрьдә балалар бакчасын да ачып җибәрербез, Ходай кушса, – диде Татьяна Гусева. 


Алсу Тимерханова 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев