Җиһан гүзәллеге
Язгы матур кич, 12 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда күңелләрне җылытырлык "Җаным хыяллардан тора" дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Әлеге бәйрәмнең төп хуҗалары - бордылылар, төгәлрәк әйтсәк, хәзерге көндә Борды авылында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Зөлфия Җиһан булды. Әлеге чараның хәйрия атналыгы кысаларында уздырылуы бер...
Язгы матур кич, 12 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда күңелләрне җылытырлык "Җаным хыяллардан тора" дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Әлеге бәйрәмнең төп хуҗалары - бордылылар, төгәлрәк әйтсәк, хәзерге көндә Борды авылында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Зөлфия Җиһан булды. Әлеге чараның хәйрия атналыгы кысаларында уздырылуы бер дә гаҗәп түгел. Зөлфия Җиһан беркайчан да иҗатын, концертларын, чыгышларын акча эшләү
калыбы итми. КамАЗ оешкан елларда күрше Башкортстан Республикасыннан ак калага килеп үзен тапкан бу кызның күңел сафлыгына, тавышының моңлылыгына, язган көйләренең камиллегенә таң каласың. Алай гына да түгел, аның кешелеклелек сыйфатлары да башкалар белән чагыштырганда кошлар биеклегендә. Кичәдәге җырларында да аның гадилеге, эчкерсезлеге сизелә, халык аны шуңа күрә дә үз итә, ярата! Кичәне матур, үтемле сүзләре, тарихи вакыйларны бүгенгедәй анык итеп
күрсәтә, гәүдәләндерә белүче, "Энергетик" мәдәният йортының "җаны", Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Хәйрия концерты башында ук ул изгелекнең тормыш нигезе икәнлеген ассызыклап, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләргә залда махсус тартмалар куелганынлыгын искәртте. Җырчыларның да иң осталары, иң халыкчаннары чыгыш ясады әлеге изге, мәртәбәле кичәдә. Нияз Хаматшин башкаруындагы "Соңга калмыйк"( Ильнур Фәйзуллин көе, Зәләйха Минхаҗева сүзләре) җыры бу кичәнең гимны кебек көчле яңгырады. Халык күңелен моң белән тутырган, аларга йөрәк хисләрен бүләк иткән җырчылар арасында читтән килгән бер генә җырчы да юк иде. Бар да үзебезнекеләр, үзебезчә, гади, тыйнак, күркәм булды! Кичә хуҗасы - Зөлфия Җиһан көйләреннән торган бу концертта бер генә җыр да башкаларын кабатламады. Зөлфия Җиһанның иҗатын зурлап килгән автор-башкаручы Ришат Шәйхетдинов кичәгә аерым бер ямь өстәде. Яраткан җырчыбыз Илсөя Зарипованы халык алкышларга күмде. Чаллы сәхнәләрен үзенә генә хас матур тембрлы тавышы белән бизәүче Инзилә Әхмәтгәрәеваны да халык яратып кабул итте. Ул күңелләргә үтәрлек итеп өр-яңа җыр - "Дога моңы" (Зөлфия Җиһан көе, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) дип аталган җыр башкарды. Әлеге җырдансоң Гөлзада ханым арабыздан киткәннәрне исемләп, яхшы гамәлләре белән искә алды. Бу минутларда күз алдына озак еллар шушы сәхнәдә халыкка хезмәт иткән изге затлар күз алдына килеп басты, күңелләр тулды.
-Бу җыр сәхнәдән төшмәсен, барча әрвахларның рухларына дога булып барып ирешсен, без аларны онытырга хакыбыз юк, диде алып баручы. Кичәнең иң матур, дулкынландыргыч өлеше - Борды авылыннан килгән "Туганайлар" фольклор ансамбле чыгышы булгандыр мөгаен. Халык аларны алкышлар белән каршы алды, чәчкәләргә күмде. Чөнки алар өлкән яшьтә булуларына карамастан янып, ялкынланып торалар. Бу кайнарлык, хис дулкыны әлбәттә инде без тамашачыларга да күчте. Үзең дә сизмәстән моңлы керәшен көйләренә аяк биетеп, кушылып җырлап утырасың. "Җәйләү, Борды, Бордыбаш" җыры (Зөлфия Җиһан көе, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) халыкта нәкъ менә шундый хис-тойгылар уятты. "Бурановские бабушки"ларың бер кырыйда торсын дип пышылдаштылар янәшәмдә утыручылар. Кичәдә чыгыш ясаган талантлы яшьләр арасында күпләрнең яраткан җырчысы, Кукмара кызы - Марселия дә бар иде, шулай ук сәхнәгә тәүге адымнарын
ясаучы яшь егет Ильдус Габдуллин чыгышын да халык җылы кабул итте. Ә бәйрәм хуҗасы - Зөлфия Җиһанның иҗаты, бу изге гамәле әлеге залда узган кичәләрнең иң нурлысы, иң яктысы булып, аерым бер биттә тарих булып кереп калыр. Халык бик озак таралырга ашыкмады, һәркем кесәсендә булган байлыгын мохтаҗлар
тартмасында калдырдырга теләде. Чират торып изгелек эшләргә теләүчеләр булганда, татар моңнары яңгырап торганда тормыш тукталмас, телебез югалмас! Әнә бит, Чаллы язучылары да бер-берсе белән нинди матур иҗатташ дуслыкта яшиләр. Кичә башлыча гел алар иҗатына багышланды. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһан Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр, Рәзинә Сәетгәрәева, Рәзинә Нәсибуллина, Зөлфия Нигманова, Айрат Шәйхетдинов һәм башка бик күп Чаллы язучылары һәм "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсендәге каләм ияләре белән иҗатташ дуслыкта тора. Алар бергә-бергә матур әсәрләр иҗат итәләр. Бу кичә дә менә күпме кеше җанын чистартты. Кичәдә җыелган 5 меңнән артык акчаны мохтаҗлар кулына тапшырачакбыз дип вәгъдә иттеләр. Яз болай да матур, ә менә мондый изге гамәлләрдән соң тирә-юньдә җиһан гүзәллеген тойдым мин үзем, башкалар күзендә дә шуны укыдым. Зөлфия Җиһан! Әйе, исемендә дә зур серлелек ята бу моң иясенең, ә күңелендә бар җиһанны моңга төрерлек моң! Рәхмәт Зөлфия дустым, изге хыялларың тормышка ашты, онытылмас моңнарың аша күңелләребезгә үтеп кердең!



(1).jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев