Якташыбыз уңышы
Кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар үтте.
Ул Ульяновск шәһәрендә узды. Анда 580 кикбоксер катнашты. Бу ярышларда Бәтке авылыннан көрәшче Александр Андреевич Елисенков (2009 елда туган, 48 кг авырлыкта) җиңүче булды, Саша дүрт тапкыр көрәшеп яхшы нәтиҗәләргә иреште, ул судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән җиңү яулады. Шулай ук якташыбыз 2023 елның маенда узачак Россия беренчелегенә юлламага ия булды.
Аның тренеры - Россиянең спорт мастеры Илдар Исмәгыйлев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев