Якташыбыз җиңүче
Яңалыклар

Якташыбыз җиңүче

Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиада узды.

Олимпиада финалында Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән һәм республикаларыннан 8-11 сыйныф укучылары, Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан студентлар, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты.

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Түбән Суыксу мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сөмбел Ганиева диплом белән бүләкләнде. Сөмбел һәм аның укытучысы Зилә Мирзаһит кызын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев