Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң зур бурыч – Бәтке авыл җирлегендә

Бүгенге көндә район территориясендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче 3 оешма – «Татарстан коммуналь челтәрләре», «Круглое Поле коммуналь челтәрләре» һәм «Тукайводоканал» ҖЧҖ эшли. 5 идарә компаниясе – «Доверие», «Надежда», «Тамерлан», «Нефтебаза» «Князевское» – күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтә. Җылылык белән «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ оешмасы тәэмин итә, чүп җыю белән «Гринта» ҖЧҖ шөгыльләнә. 

Торак-коммуналь тармакта барысы 300 кеше эшли. Алар 338 километр су челтәренә, 114 км су чыгару линиясенә, 4,3 километр җылылык челтәрләренә, 50 котельныйга, 130 су җыйгычка, 112 насос станциясенә хезмәт күрсәтә. Районда 257 күпфатирлы йорт, 21 мең шәхси торак йорт, социаль объектлар алар карамагында. 
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе бүген аерата кискен тора, дип билгеләп үтте район хакимиятендә үткән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов. 
1 мартка барлык түләүләрнең җыелу күләме 93 процент тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 2 процентка күбрәк. Март башына бурыч 42,5 млн сум тәшкил итә. Бу бер айга исәпләнгән барлык суммадан бераз югарырак. 
Иң күп бурыч Бәтке авыл җирлегендә – 10 млн сумга якын. Круглое Поледа – 9 млн сумга якын, Кече Шилнәдә – 5 млн сумнан артыграк, Князево, Әҗмәкәй җирлекләрендә 4 млн сумга якын, Калмаш, Комсомолец, Новотроицкое, Шилнәбаш, Мәләкәс авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бурычлары 1әр млн сумнан артып китә. Ә менә бердәнбер Күзкәй авыл җирлегендә бурыч бөтенләй юк. 
Узган ел электрон юл белән түләүчеләр арткан. Барлык түләүләрнең 76 проценты шул ысул белән башкарылган. 

 

Алдынгыларга – бүләк


Торак-коммуналь хезмәткәрләргә Почет грамоталары тапшырылды. / Фәнис Ихсанов фотосы.

Шушы көннәрдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм-нәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан алдынгыларга район башлыгының Почет грамоталары тапшырылды. Дәрәҗәле бүләккә «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ экскаваторчысы Владимир Денисов, «Тукайводоканал» ҖЧҖ директоры урынбасары Габделнур Газимов, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ авария-торгызу эшләре слесаре Руслан Мөхәммәдиев, «Тукайводоканал» ҖЧҖ тракторчы-экскаваторчысы Виктор Красмик лаек булды. Фаил Камаев алдынгыларны бәйрәмнәре белән котлады, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев