Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы гаиләләрне кунак иттеләр

Чәршәмбе, 24 август көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә республиканың иң яхшы 48 гаиләсен тантаналы рәвештә Казан Кремлендә кабул итте. Бу җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәүче парлар, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре. 

Безнең районнан быел әлеге чарага Тукай районының «Капиталь төзелеш хезмәте» җитәкчесе Фәнис Мизхәт улы Сәетгәрәев тормыш иптәше Илсөяр Салимҗан кызы белән бардылар. Быел алар бергә гомер итүнең 38 еллыгын билгеләп үткәннәр, бергәләшеп бер кыз, бер улны тәрбияләп үстергәннәр. Фәнис Мизхәт улы район үсешенә, аның тормышына зур өлеш керткән кеше буларак, гаилә турында да зирәк, тирән мәгънәле фикергә ия:  
– Гаилә бер-береңә ышануда, аңлый белүдә, ихлас хисләргә нигезләнеп корылырга һәм гомер буе шул нигездән тайпылмаска тиеш, – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев