Иң яхшы проектка конкурс игълан ителде
«Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумы кысаларында иң яхшы яшьләр проектына конкурс игълан ителде. Эшләрне 10 юнәлеш буенча әзерләргә мөмкин: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать террриториясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Игелек территориясе», «Куркынычсызлык территориясе», «Спорт территориясе», «Мәгълүмат территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе». Форумда 14тән 30 яшькә кадәрге...
«Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумы кысаларында иң яхшы яшьләр проектына конкурс игълан ителде. Эшләрне 10 юнәлеш буенча әзерләргә мөмкин: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать террриториясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Игелек территориясе», «Куркынычсызлык территориясе», «Спорт территориясе», «Мәгълүмат территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе».
Форумда 14тән 30 яшькә кадәрге проект авторлары (35 яшькә кадәрге яшь галимнәр) катнаша ала. Мәгълүмат материаллары http://forumtatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
Форумда катнашу өчен заявкаларны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә 212 кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 70-12-46.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев