Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши

Иң бәхетле кешеләр яши торган илләр рейтингы төзелгән. Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши. БМО заказы буенча «Тотрыклы үсеш максатында карарлар эзләү челтәре» оешмасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы. Экспертлар 156 дәүләтнең социаль һәм икътисади параметрларын өйрәнеп, иң бәхетле кешеләр яши торган илләр рейтингын...

Иң бәхетле кешеләр яши торган илләр рейтингы төзелгән.

Иң бәхетле кешеләр Финляндиядә яши. БМО заказы буенча «Тотрыклы үсеш максатында карарлар эзләү челтәре» оешмасы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы.

Экспертлар 156 дәүләтнең социаль һәм икътисади параметрларын өйрәнеп, иң бәхетле кешеләр яши торган илләр рейтингын төзегән.

Рейтинг 117 илдәге качакларның хәлен исәпкә алып әзерләнгән.

Иң бәхетле кешеләр яши торган ун ил арасына шулай ук Норвегия, Дания, Исландия, Швейцария, Нидерланд, Канада, Яңа Зеландия, Швеция һәм Австралия кергән.

АКШ быел әлеге рейтингта дүрт баскычка түбән төшкән һәм 18нче урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев