Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәте булгач, хөрмәте дә килә

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район җәмәгатьчелеге алдында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем алдынгылар белән беррәттән мелиорация оешмасының әйдәп баручы белгече Марат Флүс улы Әгъләҗевны җылы котлап, «Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы» дигән мактаулы исем таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.

Актаныш районы Кыр-Каен түбә авылы егете Маратка җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт, бригадир әтисе Флүс агадан һәм әнисе Гөләмдиядән килә торгандыр. Яшьтән авыл эшендә катнашып үскән малай, урта мәктәпне тәмамлауга Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Яңалыкка омтылучы яшь белгеч Түбән Кама районының «Знамя коммунизма» совхозында һәм районыбызның Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыгында яшелчә һәм иген үстерү «чыныгуы» алгач, авылда үзгәртеп корулар башлана. Хуҗалыклар таркала. Кая бәрелергә белмичә аптырап йөргәндә, бәхетенә каршы, илдәге үзгәрешләр вакытында сугару-мелиорация оешмасын саклап кала алган җитәкче Вахит Гыйздатуллин очрый. Ул Марат Флүс улына: «Минем оешмага синдәй эшне тирәнтен белгән агроном-техник кирәк», - дип, аңа яңа эшкә күчәргә тәкъдим итә. Аңа шушы оешманың, ягъни Тукай районы сугару системаларын эксплуатацияләү идарәсенең әйдәп баручы инженер-гидротехнигы вазифасын ышанып тапшырганга 30 елга якын вакыт үтеп тә киткән. Марат Әгъләҗев җитәкче йөзенә кызыллык китермичә, үз эшен яратып башкара.

Җаен табып, ниләр белән шөгыльләнүен төпченеп сораштым. Баксаң, җаваплы эшләре бик күп икән. «Чаллы яшелчәсе», «Кама-Бекон» хуҗалыкларының сугару системаларын даими карап эшләтү, Зәй сугару системасына керә торган яшелчә үстерүче Аппаков фермер хуҗалыгының, Зәй, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнары хуҗалыкларындагы мелиорация эшләренең уңышлы башкарылуын аннан башка күз алдына китереп булмый. Моннан тыш дистәләгән капиталь буаларны төзәтеп, насос станцияләрен, магистраль торбаларын тиешенчә файдалану да Марат Әгъләҗев күзәтчелегендә яхшы сыйфатлы итеп башкарыла.

Республикабызда мелиорация тармагының 90 еллыгына саллы китап әзерләгән чорда, бу 2012 елның февраль азакларында, мин Марат белән 70-80 елларда Тукай районы басуларын сугаруда башлап йөргән мелиоратор-ветераннарның истәлек язмаларын әзерләдем. Марат Әгъләҗев үзен бу эштә бик тырыш, сәләтле, эзләнүчән шәхес итеп танытты. Аның тынгысызлыгы белән «Татсельхозводстрой» тресты идарәчесе Леонид Калашниковның, культуралы көтүлекләр төзүдә юл салган 9нчы механикалаштырылган күчмә колонна җитәкчесе Иван Цурканның, Ворошилов исемендәге яшелчәлек совхозы директоры Галимҗан Зариповның, «Полив» оешмасында эшләгән бертуган Таһир, Ильяс, Флер Гыйлаевларның, бүгенге көндә хезмәт куючы Вахит, Заһит, Фәрит Гыйздатуллиннарның һәм башкаларның истәлек язмалары һәм фоторәсемнәре «Мелиорация в Татарстане» дигән җыентыкта урын алды. Болар районыбызда яшелчәдән, терлек азыгы культураларыннан һәм игенчелектән югары уңыш алуда сугару эшенең уңай нәтиҗәсе турында сөйли.

Бүген дә электә кулланылган уңай эш алымнары гамәви төстә булмаса да дәвам итә. Узган елда гына Комсомолец поселогында, Ташкичү, Таулы Дөреш, Иштирәк, Әҗмәкәй, Бай-Бүләк авылларында буалар төзекләндереп, табигатьнең матур һәйкәлләре булып, авыл халкына хезмәт итәләр. Мондый эшләрнең үз вакытында башкарылуына шатлана Марат Флүс улы.

Мелиорация эшләрен оештыруда уңышлы эшләве белән Марат Флүс улы Әгъләҗев коллективта һәм хуҗалыкларда зур абруй казанды. Оешма җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре аны олы бүләккә ия булуы белән ихлас тәбриклиләр, шатлык-куанычларга гына бай булган озын гомер, исәнлек-саулык теләп, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешәсенә бер дә шикләнмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев