Реклама
Яңалыклар
Хәрби хезмәткә алынучы егетләр Менделеевскида көч сынаштылар
Менделеевск шәһәрендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы үтте. Ярышларда хәрби хезмәткә алынучы егетләр катнашты. Районыбыз данын Яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Рамил Закиров җитәкчелегендә Теләнче Тамак һәм Иске Дөреш авыллары егетләре яклап чыкты. Алар пневматик винтовкадан ату, 100 метрга йөгерү, тартылу, 24 килограммлы гер күтәрү, АК-74 автоматын сүтеп җыю,...
Менделеевск шәһәрендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы үтте. Ярышларда хәрби хезмәткә алынучы егетләр катнашты. Районыбыз данын Яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Рамил Закиров җитәкчелегендә Теләнче Тамак һәм Иске Дөреш авыллары егетләре яклап чыкты. Алар пневматик винтовкадан ату, 100 метрга йөгерү, тартылу, 24 килограммлы гер күтәрү, АК-74 автоматын сүтеп җыю, аркан тартышу буенча көч сынаштылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы IV урынга чыкты, ә Иске Дөрештән Рәмзил Хәлиуллин гер күтәрү буенча I урынны яулады, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев