Иске Абдулдан Сәгъдәт Гыйләҗетдиновка — 95 яшь
Иске Абдул авылында зур тантана узды. Авылның иң хөрмәтле аксакалларының берсе, фидакарь хезмәт ветераны Сәгъдәт Фәхретдин улы Гыйләҗетдинов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Туган җиренә тугры калып, гомерен авыл үсешенә багышлаган үрнәк шәхеснең тормыш юлы — яшь буын өчен чын мәктәп булып тора.
Сәгъдәт Гыйләҗетдинов – тыл ветераны. Аның 45 еллык хезмәт стажы бар. Иске Абдул авылының хөрмәтле кешесен котларга Тукай районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина килгән иде.
«12 яшеннән эшли башлаган кеше ул безнең әти. Атлар караучы, терлекче булып та, тегермәндә дә хезмәт куярга туры килгән аңа. Хәтта 70 яше тулгач, өйдә утыра алмыйм дип, каравылга да кергән иде. Анда да 8 ел эшләп чыкты. Эштән бервакытта да курыкмады. Гел хәрәкәттә булды. Инде берүк яшәсен генә, — дип сөйләгән очрашу вакытында ветеранның кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев