Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грек-рим көрәше буенча алдынгылар билгеләнде

Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое И. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча XXXIV республикакүләм турнир оештырылды. Ярышларда барысы бергә Татарстан Республикасының төрле шәһәр-районнарыннан килгән 250дән артык спортчы катнашты. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдус Мәрдәнов (тренеры В. Булатов) 41 килограммга хәтле булган үлчәү категориясендә II урынга лаек булды....

Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое И. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча XXXIV республикакүләм турнир оештырылды. Ярышларда барысы бергә Татарстан Республикасының төрле шәһәр-районнарыннан килгән 250дән артык спортчы катнашты.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдус Мәрдәнов (тренеры В. Булатов) 41 килограммга хәтле булган үлчәү категориясендә II урынга лаек булды. 46 килограммлы спортчылар белән көрәшеп, Салават Асянов (тренеры Б. Мөбәрәкҗанов) III урында калды. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип яздылар безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев