Гореф-гадәтләрне истә тотып
Авылыбызда борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне югалтмаска тырышып яшибез. Башларына мөселманнарча түбәтәйләр киеп, табын артынада дәү әтисенә сыенып утырган, дәү әниләре пешергән бәйрәм коймагыннан авыз иткән оныклар безнең киләчәгебез бит. Атеизм хөкем сөргән заманнарда балаларрыбызга гына түгел безнең үзебезгә дә озак еллар гореф-гадәтләрне искә төшерергә ярамыйча, ә динне бөтенләй онытып яшәргә туры килде. Бүгенге көндә тормыш башкача юллардан бара. Кешеләр ачылып, күңелле итеп яшәргә яраклашты. Шулайда гореф-гадәтләрне онытмыйча, шундый темаларга багышлап чаралар уздыру урыны булмау безнең күңелләрне бик нык кысрыклый. Билгеле авылда «Миннәхмәт» мәчете төзелгәннән соң дин йолаларын уздыру урыны булды. Бусы безнең өчен бик куанычлы хәл.
Ишетүебезчә, авылда байтак кына гаиләләр, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне истә тотып, үзләренең ихаталарында, йортларында бәйрәмнәр уздырып, киләчәк буынга васыять калдыралар.
Тиздән күчмә кошлар әйләнеп кайтыр, тәбигать яз һавасы белән сулар. Менә Ураза аена кердек. Алда бәйрәмнәребез күп. Аллаһыга шөкер. Исән-сау, дус-татулыкта яшик. Иншаллаһ.
Әнисә Әшрәпова,
Тукай районы, Әҗмәкәй авылы
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев