Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гомер чишмәсе

Теләнче Тамак авыл җирлегендә чишмәләр иганәчеләр һәм җирле халык көче белән төзекләндерелә.

- Чишмәләрнең территорияләрен ремонтлау өчен акчалар буенча үзара салым акчаларыннан бүленә. Шулай ук, бу эшкә җирле активистлар ярдәм итә. Әйтик,  Равил Мөхәммәдиев үз көче белән чишмә өстенә түбә ясап, баскыч ясарга да ярдәм итте, – дип белдерде җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдинов, ул чишмәләрне карауда Теләнче-Тамаклылар Рафис Зарифуллин, Дамир Гайнетдинов, башка битараф булмаган кешеләр дә актив ярдәм итә, дип билгеләп үтте җирлек җитәкчесе.
Ә шушы көннәрдә Равил Мөхәммәдиевнең ике улы өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган. Улы Радик 19 ел буе төзелеш оешмасында эшләгән, хәрби хезмәттә Хакасиядә булган. Ә икенче улы Рәүф 2018 елда Севастопольдә хезмәт итеп кайткан.
- Мин улларым белән горурланам. Алар кечкенәдән хезмәткә өйрәнгәннәр, техниканы һәрвакыт яратканнар. Аларга лаеклы хезмәт! Форма киеп йөрсеннәр, кыю булсыннар һәм кыенлыклардан курыкмасыннар, – дип уртаклашты Равил ага.


Лия Мәрдегалләмова
/Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев