Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Геройлар иле» лагере көтә

2022 елның августында Тукай муниципаль районының «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы («КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ) базасында «Геройлар иле» дип аталган хәрби-тарихи лагерь сменасы узачак.

Сменаларда мәктәп укучылары, кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр, хәрби-патриотик берләшмәләрдә, мәктәп матбугат үзәкләренә һәм киностудияләргә йөрүчеләр, яшь журналистлар, төбәк эзләү отрядларында катнашучылар, яшь коткаручылар, туган якны өйрәнү экспедицияләре һәм отрядлар әгъзалары катнаша ала.
«Геройлар иле» дип аталган гомуми һәм тематик курслар яшүсмерләрнең рухи һәм әхлакый сыйфатларын, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә, Россия тарихына аңлы кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән.
Программа катнашучыларның мөстәкыйльлеген арттыруга, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләүгә, булган белемнәр белән укытуның интеграцияләнүенә, аналитик сәләтләрне үстерүгә һәм алынган белемнәрне һәм күнекмәләрне куллануга ярдәм итә.
Сменаларда катнашу бушлай, катнашу өчен 2022 елның 21 июленә кадәр РФ Геройлары сайтында теркәлергә кирәк.
Фото 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев