Яңалыклар

Газлаштыру 

2019-2023 елларда Татарстан Республикасында торак-коммуналь, сәнагәть һәм башка оешмаларны газлаштыру региональ программасы кысаларында Тукай районында киләсе елга 72 торак пунктында 148 объектны газлаштырып бетерү планга кертелгән.

Исемлеккә зур авыллар да, Җәйләү, Казиле, Салих-Тукай кебек кечкенә авыллар да кергән. Әлеге эшләр киләсе елның январь аеннан декабрьгә кадәр барачак. Газлаштыруны исә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ башкарыр дип күздә тотыла.   
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев